Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2025, 10:28

Россиядән 650 дән артык спортчы 58 нче Казан чаңгы марафонында катнашты

50 чакрымлы дистанциядә иң яхшылар Дмитрий Баграшов һәм Анастасия Доценко булды

58 нче Казан чаңгы марафонында Россиянең 52 төбәгеннән 650 дән артык спортчы катнашты. Аларга «Локомотив» стадионы трассасында 5, 30 һәм 50 чакрымлы араны үтәргә кирәк иде.

Ир-атлар арасында 50 чакрымлы дистанциядә алтынны Удмуртиядән Дмитрий Баграшов яулады, ул дистанцияне 2:20:59,1 дә үтте. Хатын-кызлар арасында беренче булып финишка Татарстаннан Анастасия Доценко килде, ул 2:32:15 нәтиҗәсе күрсәтте.

30 чакрымлы дистанциядә Төмән өлкәсеннән Денис Бушманов (1:25:04) һәм Татарстаннан Мария Васильева (1:42:47) иң яхшылар булдылар. 5 чакрымлы дистанциядә алтынны Татарстан спортчылары Әмир Әхмәтҗанов (13:12) һәм Анна Кощеева (14:21) яулады.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан чаңгы марафонын уздыру өчен «Локомотив» стадионына 130 тоннага якын кар китерәчәкләр. Спортчылар һәм һәвәскәрләр арасында 50 чакрымлы дистанция аеруча популяр булды.

Узган ел 57 нче Казан чаңгы марафоны Россиянең 37 төбәгеннән 650 спортчыны берләштерде. Ир-атлар арасында иң яхшысы Рауль Шакирҗанов булды, ул Россия җыелма командасы составына керә. 50 чакрымлы аралыкта хатын-кызлар арасында Вологдадан Юлия Чекалева алтын яулады.

Барлык яңалыклар