8-15 июньдә әлеге хәрәкәткә 1446 кеше кушылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Татарстанда донорлык атналыгында катнашучылар 650 литрдан артык кан тапшырган. 8-15 июньдә әлеге хәрәкәткә 1446 кеше кушылган. Казанда акция Республика кан үзәгендә узган.
Атна дәвамында донорлар өчен викториналар, конкурслар үткәрелгән, шулай ук аларга истәлекле сувенирлар бүләк ителгән. Донация процедуралары пандемия шартларында эпидемиологик куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырылды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге.
Исегезгә төшерәбез, бөтенроссия акциясе Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган, ул ел саен 14-нче июньдә билгеләп үтелә. Казанда акция Республика кан үзәге, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, DonorSearch.org проекты, «Табиб-волонтерлар» төбәк бүлеге һәм «Молодежка ОНФ» Бөтенроссия халык фронтының яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылган.