В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кешеләр барыннан да ешрак балаларга бердәм пособие һәм ана капиталыннан түләүләр белән кызыксынган
Ел башыннан Рәсәй социаль фондының Татарстан бүлекчәсе контакт-үзәгенә 637910 мөрәҗәгать килгән. Бер операторга көненә уртача 200 дән артык шалтырату туры килә.
Максималь шалтыратулар саны балалы гаиләләргә пособие түләүнең бердәм көне – һәр айның өченче числосына туры килә.Бу көнне бер хезмәткәргә якынча 250 шалтырату килеп чыга. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, операторлар бердәм пособие белән бәйле барлыгы 167335 мөрәҗәгатькә җавап биргән.
«Гомумән алганда, балаларга бердәм пособие түләү, ана капиталыннан түләүләр һәм ана һәм балалык буенча башка пособиеләр белән кызыксыну барлык шалтырату очрагының 30,5% ын тәшкил итә. Шалтыратуларның 28,3% ы пенсия белән тәэмин итү һәм пенсия тупланмаларына кагыла. Мөрәҗәгатьләрнең 22,5% ы төрле идарә тармакларының эшчәнлеге белән бәйле.
Татарстанлыларның 18,7% ы социаль иминиятләштерү, шул исәптән эшкә яраксызлык битләре буенча да, реабилитацияне техник чаралар белән тәэмин итү һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча шәхси консультация алды»,–дип хәбәр иттеләр РФ социаль фондының Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
«Бердәм контакт-үзәкнең өч дәрәҗәле оештыру структурасы бар. Беренче дәрәҗәдә консультацияне автоматлаштырылган тавыш ярдәмчесе алып бара. Икенчесендә – гомуми сораулар буенча,экстерриториаль, ягъни шалтыратучының яшәү урыны нинди булуга карамастан, консультацияне беренче линия операторлары тәкъдим итә. Һәм соңгы дәрәҗәдә икенче линия операторлары, кодлы сүз булган очракта гына, шәхси характердагы мәгълүмат бирә», – дип ачыклады РФ социаль фондының ТР буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.