Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2020, 14:33

Чит илләрдән кайткан Татарстанның 600-дән артык кешесе COVID-19-га тест үтте

Татарстанда 4 мең тест ПЦР-диагностика методы белән ясалган, ә пандемия чорында – 535 мең тикшеренү.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Ксения Швецова). Республикага чит илләрдән кайтучы татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узарга һәм COVID-19 сынау нәтиҗәләрен беркетергә тиеш. Бүгенге көндә махсус төзелгән бүлектә инде 600-дән артык кеше теркәлгән, аларның язмалары корректлылыкка һәм таләпләргә туры килүгә тикшерелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Дәүләт хезмәтләре порталында чит илдән кайтучылар өчен махсус бүлек тулы көченә эшли. Без көн саен яңартылган мәгълүматны карыйбыз һәм башка илләрдән килгәннәрнең барысында да COVID-19-га тест узуны тикшерәбез, – диде Л.Авдонина. – Порталда инде 604 язу бар, алар барысы да тест нәтиҗәләре белән беркетелгән».

Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланды, ә пандемия чорында – 6133 очрак. 100 мең кешегә авыручылар саны 164,3 тәшкил итә. Яңа ачыкланган авыруның үсеш темплары икенче атнада 0,5% дәрәҗәсендә кала.

Тәүлек эчендә Татарстанда 4 мең тест ПЦР-диагностика методы белән ясалган, ә пандемия чорында – 535 мең тикшеренү. Тестларны 100 мең кешегә 122,6 кеше узган.

Республиканың дәвалау учреждениеләре коронавирус таралу кимү белән гадәттәге эш режимына әйләнеп кайталар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Казанда Республика клиник хастаханәсе пациентлары агымын бүген үзәк округ буенча провизор госпиталь буларак эшләүче йогышлы хастаханәгә юнәлтәчәкләр, дип сөйләде. Хәзер Республика клиник хастаханәсендә булган «ковид» пациентларын дәвалау тәмамлангач, монда план ярдәме күрсәтелә башлаячаклар.

Шулай ук сугыш ветераннары өчен госпиталь һәм 16-нчы шәһәр хастаханәсе планлы медицина ярдәме күрсәтүгә  күчә.

Шуңа да карамастан, республикада күп кенә медицина учреждениеләре элеккеге режимында эшләүләрен дәвам итәчәк, дип өстәде В.Жаворонков. «Бу вәзгыять безгә бер айга гына килмәде. Коронавирусның безнең янәшәдә булуына ияләшү стратегик яктан дөрес булыр иде, – диде ул. – Бүген икенче дулкын турындагы сүзләр тынмый. Без барысына да әзер булырга тиеш, һәм госпитальләрнең куәте авыруларның потенциаль артуына исәпләнергә тиеш».
Барлык яңалыклар