В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче мессенджерларның берсендә җәйге резина комплектын сату турындагы белдерүне тапкан
Казанда яшәүче мошенниклар хәйләсенә эләккән һәм 63 мең сум югалткан.
Зыян күрүче сүзләренчә, ул мессенджерларның берсендә җәйге резина комплектын сату турындагы белдерүне тапкан. Сатучы белән элемтәгә кереп һәм килешү шартларын сөйләшеп, казанлы күрсәтелгән счетка акча күчергән. Әмма ул үз автомобиленә җәйге резина алмаган.
«Савиново» полициясе бүлегендә РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы идарәсе матбугат хезмәте.
Идарәдә мошенникларның корбаны булмас өчен, чит кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, дип искә төшерделәр. Акчаны билгесез кешеләргә тапшырырга ярамый.