Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2022, 10:54

«Сукно бистәсендә рухлар көне» фестивалендә 6 меңнән артык кеше булган

Фестиваль ел саен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл хәер-фатихасы белән престол бәйрәмендә үткәрелә.

Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Казанда 12 нче һәм 13 нче июньдә узган «Сукно бистәсендә рухлар көне» VI православ шәһәр фестивалендә 6 меңнән артык кеше булды. Ул ел саен ТР башкаласында Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның фатихасы буенча престол бәйрәмендә уза.

Фестивальнең ике көне Троицага һәм Рухлар көненә багышланган бәйрәм гыйбадәтләре белән үрелеп барды. Өч мәйданчыкта – «Әкият» курчак театры янында, Изге Рух иңү храмында һәм изге Иоасаф йортында – шәһәр халкы рухи музыка концертларын тыңладылар, Сукно бистәсе буенча экскурсиядә тарихны өйрәнделәр, «Оперение» студиясеннән спектакль карадылар, халык һөнәрләре буенча мастер-классларда катнаштылар, крафт ярминкәсендә булдылар. Шулай ук Казан губерниясе костюмы тарихы буенча лекция һәм җимерелгән авыл храмнарын торгызу темасына диалог оештырылды. Кечкенә казанлылар өчен «Балалар патшалыгы» мәйданчыгы эшләде.

Фестивальне үткәрү өчен гадәти булмаган мәйданчык – Сукно бистәсенең иң иске агач йорты – Изге Иоасаф йорты кулланылды. Анда экскурсияләр, мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрелде, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Фестивальнең Гала-концерты BIKE Stunt Show мототамашасы белән башланып, музыкаль программа белән дәвам итте. «Әкият» курчак театры сәхнәсенә «Духов день» ансамбле, «ЖИВаGO» коллективы, Краснодардан LARGO арт-төркеме, музыканы балкан стилендә башкара торган «Бубамара Брасс Бэнд – Александр Каштанов оркестры» Мәскәү коллективы чыкты. Гала-концертның хедлайнеры Александр Иванов һәм «Рондо» төркеме булды, алар хитлар башкарды.

Барлык яңалыклар