В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Филиалда медицина хезмәте күрсәтү, социаль реабилитация, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр
Фото: Денис Гордийко
Узган җәйдә Воровский урамында ачылган контракт хезмәтенә сайлап алу буенча махсуслаштырылган «Батыр» үзәге дә эшләвен дәвам итә. Бүгенге көндә учреждение белгечләре тарафыннан 1668 мөрәҗәгать карап тикшерелгән, 968 кеше белән контракт төзелгән. «Без хәрбиләребез, аларның батырлыгы һәм илгә тугрылыгы белән горурланабыз. Махсус хәрби операция барышында Киров һәм Мәскәү районнарының 10 кешесе орден һәм медальләр белән бүләкләнде», – дип сөйләде Сергей Миронов.
Район администрациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрьяклап булышлык күрсәтә, хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрә. «Мондый гаиләләргә карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү – безнең турыдан-туры бурычыбыз, – дип билгеләп үтте Сергей Миронов. – Бүген администрация патронажында 838 гаилә бар, аларның һәрберсенә җаваплы хезмәткәр беркетелгән. Адреслы ярдәм дәвалану һәм дарулар сатып алу, мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү һәм балалар киемнәре сатып алу, шулай ук көндәлек тормышта килеп чыккан проблемалар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдән гыйбарәт».
Узган ел махсус хәрби операция үткәрү зонасына 232 млн сумлык гуманитар ярдәм белән җиде фура һәм 10 автомобиль җибәрелгән. Гуманитар ярдәм җыюга идарәче компанияләр, район эшмәкәрләре һәм оешмалары кушылган. Моннан тыш, 2023 елда махсус хәрби операциядә катнашучылары белән 20 дән артык очрашу уздырылган. Әлеге чараларда аларга рәхмәт белдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалы гаиләләренә ярдәм итү максатыннан Казанда ташламалар исемлеге расланды. Алардан ничек файдаланырга мөмкин булуын махсус бүлектә һәм +7(843)558-74-18 телефоны аша белергә була.
Юлия Летникова
Фото: Марат Мөгыйнов