В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тагын 1 меңгә якын шәһәр кешесе пневмококк инфекциясеннән вакцинацияләнгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Бер атна эчендә метро станцияләре янында 6 меңнән артык казанлы грипптан прививка ясаткан. Тагын 1 меңгә якын шәһәр кешесе пневмококк инфекциясеннән вакцинацияләнгән.
Исегезгә төшерәбез, мобиль вакцинация пунктлары алты станция янында ачык: «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Дубравная». Алар көн саен 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшлиләр (13:00 дән 14:00 гә кадәр – тәнәфес), дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласы поликлиникаларына «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» гриппына каршы вакциналар кайткан. Медицина препаратлары олыларга да, балаларга да яраклы.
Вакцинация – грипптан һәм анннан соң өзлегеп калулардан саклануның иң эффектив ысулы. Җәй ахыры һәм көз башы – прививка ясату өчен иң уңайлы чор – иммунитет авыру дәрәҗәсе күтәрелгәнче формалашачак.