В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шәһәрне җыештырырга 494 юл эшчесе һәм 278 берәмлек техника кереште.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 494 юл эшчесе һәм 278 берәмлек махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 64 үзбушаткыч, 47 фронталь төягеч, 33 «Барсик» минитөягече һәм башкалар чыкты.
Кар 2 нче Тура, Агрономия, Академик Губкин, Фатыйх Әмирхан, Беломорск, Бигичев, Бичурин, Большая Красная, Бертуган Батталовлар, Вересаев, Восстание, Галактионов, Гәрәев, Гарифьянов, Гафури, Гоголь, Дементьев, Әмирхан Еники, Галиәсгар Камал, Качалов, Коротченко, Коләхмәтов, Курчатов, Литвинов, Мәүлетов, Максимов, Мариуполь, Маяковский, Мөштәри, Нужин, Парин, Рәхимов, Сәетгалиев, Сыртланова, Ташаяк, Театр, Тихомирнов, Толстой, Ударная, Сибгат Хәким, Челюскин, Чистай, Ютазы, шулай ук Мамадыш һәм Оренбург трактлары, Җиңү проспекты, Ирек мәйданы, Ферма шоссесы һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 6945 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 541 берәмлек махсус техника һәм 561 юл эшчесе җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 104,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 126 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 83 тонна реагент кулланылган. Сезон башланганнан бирле юл хезмәтләре 20,2 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 5,8 мең тоннадан артык реагент кулланды, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.