В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә 17 контроль ноктада күчмә составының 650 берәмлеге тикшерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казан җәмәгать транспортында битлексез 424 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар 24-нче март көнне автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Барлыгы 17 контроль ноктада 650 күчмә состав тикшерелгән. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәтләре, һәм транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар уздырды.
Март башыннан бирле җәмәгать транспортында кондукторлар һәм ревизорлар тарафыннан шәхси саклау чараларыннан башка 6920 пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.