В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табиблар 77 тапкыр барганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Узган атнада, 6-нчы июльдән 12-нче июльгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә 6853 чакыру килгән, шул исәптән 1033 чакыру җәмәгать урыннарына башкарылган.
6115 чакыру төрле авырулар буенча башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 31 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 136 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 77 тапкыр барганнар.
661 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 51 тапкыр чакыртылганнар. Һәлакәтләрдә 48 кеше зыян күргән, 28 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар. Янгын очракларына табиблар 7 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүче булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.