Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2024, 15:57

Казан метрополитенының 6,7 меңнән артык пассажиры йөрү өчен биометрия буенча түләгән

Ел ахырына кадәр система кулланучылары һәр йөрүдән кешбэк ала алачак

Татарстан башкаласында 6,7 меңнән артык метрополитен пассажиры йөрү өчен биометрия буенча түләгән. Сервисны өч ай элек эшләтеп җибәрделәр, аны җир асты транспортының барлык станцияләрендә дә кулланып була, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Метрода йөргәнгә түләү өчен «Биометрия дәүләт хезмәтләре» кушымтасы аша Бердәм биометрик системада теркәлергә кирәк. Алга таба кулланучыга түләүне «СБПэй» мобиль кушымтасындагы банк счетына тоташтырырга кирәк.

Метрога узганда пассажирга турникеттагы махсуслаштырылган терминалга карау да җитә. Түләүне эшкәртү тизлеге берничә секундтан артмый. Система Face2 технологиясе базасында гамәлгә ашырыла («Ак Барс» банкы ГАҖнең технологик бүлекчәсе).

Биометрия буенча тиз түләүләр системасы аша түләү пассажирларга һәр йөрүдән 15 сум күләмендә кешбэк алырга мөмкинлек бирәчәк. Түләү карталарының милли системасы акциясендә катнашу өчен, түләү алдыннан лояльлек программасында яки «Сәлам!» мобиль кушымтасында теркәлүне тикшерергә кирәк.

Барлык яңалыклар