В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцинацияне 15 декабрьдә төгәлләү планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
Казанда гриппка каршы вакциналь кампания август ахырында старт алды, шәһәр халкының 60%-ына привика ясату планлаштырылган иде – бу 754 мең 435 кеше, шул исәптән 75% балалар – бу 202 мең 530 кеше.
Гриппка каршы вакцинация өчен берничә иммунобиологик препарат килде, алар арасында – «Совигрипп», «Флю-М» һәм «Ультикс Квадри».
«4-нче декабрьгә медицина оешмалары балаларны вакциналаштыру өчен 192 мең 583 доза һәм өлкәннәрне вакцинацияләү өчен 413 мең 830 доза вакцина алды, –дип хәбәр итте в.Жаворонков. – Вакцинаның соңгы партиясе бүген килә, кампанияне 15-нче декабрьдә тәмамлау планлаштырыла».
Бүгенгә Казанда 192 мең 583 бала прививка ясаткан, бу планның 97,56%-ын тәшкил итә, дип билгеләп үтте спикер. Балалар арасында 6 айдан 6 яшькә кадәрге 90 мең 31 бала, 1-нче сыйныфтан 4-нче сыйныфка кадәр 44 мең 283 укучы, 5-нче сыйныфтан 11-нче сыйныфка кадәр 57 мең 785 бала прививка ясатты.
Өлкәннәр арасында 393 мең 109 кеше прививка ясаткан яки планнан 92%-ы. Шуларның 135 мең 210 – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, 70 мең 524 кеше – хроник авырулары булган кешеләр, 22 мең 871 – мәгариф оешмалары хезмәткәре, 24 мең 162 – студент. Планнан 100% йөкле хатын-кызларга (3840 кеше), һәм медицина хезмәткәрләренә (12250 кеше) прививка ясаганнар.
Вакцинация процедурасының һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү өчен 14-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр мобиль прививка бригадалары эше оештырылды, алар метро станцияләренең чыгу юлларында, шулай ук «Мега» сәүдә үзәге янында булды, дип искәртте В.Жаворонков. Барлыгы мобиль пунктларда 13 мең 430 кеше прививка ясаткан. Моннан тыш, сайлаулар уздыру вакытында 11-13-нче сентябрь көннәрендә 195 тавыш бирү пунктларында вакцинация үткәрелде, 16 мең 973 кеше прививка ясатты, вакцинация 545 медицина хезмәткәре көче белән башкарылды. Шәһәрнең эшләүче халкын вакцинацияләү күпчелек предприятиеләр һәм оешмаларда медицина оешмаларының прививка бригадалары көче белән үткәрелә. Оешкан коллективлардан балаларга һәм яшүсмерләргә гриппка каршы вакцинация балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар йортлары, мәктәп-интернатларның медицина кабинетларында үткәрелә.
«Вакцинацияне узу һәм үзеңне мөмкин булган өзлегүләрдән саклау өчен безнең вакытыбыз бар. Моны мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча медицина оешмаларында табибка кабул итүгә алдан язылмыйча гына үтәргә мөмкин», – дип өстәде В.Жаворонков.
Вакцинаның гриппка каршы теләсә нинди дару препараты кебек үк, каршылыклары бар, алар арасында – тавык аксымына аллергия реакцияләре булу, алдагы вакцина кертүгә көчле поствакциналь реакция. Шулай ук вакытлы каршылыклар да бар – кискен бизгәк халәте, кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе.
«Гриппа каршы вакциналар инде 60 елдан артык кулланыла һәм барлык яшь төркемнәрендә үз куркынычсызлыгын исбатлады, – дип ассызыклады В.Жаворонков. – Вакцинадан соң өзлегү сирәк очрый. Вакцинация вакытында типик өстәмә эффектлар булып гриппка охшаш бер-ике көн дәвамында үтә торган симптомнар тора: баш авыртуы, хәлсезлек, 37,5-кә кадәр температураның бераз күтәрелүе һәм инъекция урынында җирле реакция – тиренең кызаруы, шешенкелек. Вакцинациягә бәйле авыр өстәмә реакцияләргә килгәндә, алар вакцинация узган 1 млн кешегә карата бер очрактан да артык түгел».
Прививка беренче чиратта зарарлану куркынычы югары булган төркемдәге затларга – 6 айдан балалар, мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, мәктәп укучылары, студентлар, медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт, сәүдә, коммуналь өлкә хезмәткәрләре, шулай ук сулыш юлларының хроник авырулары булган затларга, йөкле хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә кирәк.
Грипп вакытында үпкә ялкынсынуы, бронхит һәм югары сулыш юлларының икенчел бактерия инфекцияләре, нерв, йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр, хроник авыруларның кискенләшүе еш кына өлкән яшьтәге һәм хәлсез кешеләр арасында очрый һәм алар өчен җитди куркыныч тудыра.
Тулаем алганда, бүгенге көндә, В.Жаворонков сүзләренә караганда, көчле респиратор инфекцияләре белән авырулар санының дәрәҗәсе халык буенча тулаем алганда, олылар арасында авырулар санының артуы хисабына эпидимиологик чиктән 32%-ка югарырак.