Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2024, 15:57

570 меңнән артык татарстанлы хезмәт кенәгәләренең электрон форматын сайлаган

Эш турында мәгълүматны исәпкә алуның яңа тәртибен теләсә кайсы вакытта рәсмиләштерергә мөмкин

Фото: Денис Гордийко

Татарстанда яшәүче 574,3 меңнән артык кеше кәгазь хезмәт кенәгәләре урынына электрон форматтагыларын сайлаган. Электрон хезмәт кенәгәләренең төп өстенлеге – анда сакланган мәгълүматтан даими файдалана алу мөмкинлеге булу.

Белешмәләрне РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Кадрлар белән бәйле чаралар турындагы мәгълүмат электрон хезмәт кенәгәсендә эш бирүче аларны Россия Социаль фондына тапшырганнан соң берничә көн дәвамында чагыла.

Электрон хезмәт кенәгәсе ияләре эшкә урнашу өчен кирәкле мәгълүматны дистанцион рәвештә, шул исәптән башка төбәккә дә җибәрә ала. Электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә юридик яктан кәгазь кенәгәгә тиң – ул цифрлы имза белән раслана һәм эш бирүчегә теләсә кайсы уңайлы ысул белән җибәрелә. Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны кәгазь чыганакта Россия Социаль фонды төбәк бүлекчәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәктә алырга мөмкин, анда мәгълүмат имза һәм мөһер белән раслана.

«Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны эш бирүчедән дә алырга мөмкин, ләкин анда эшләгән чор өчен генә. Оешманың техник мөмкинлегенә карап, мәгълүматны электрон форматта яки кәгазьдә бирәләр. Әлегә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайламаганнар моны теләсә кайсы вакытта эшли ала», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Тулырак мәгълүматны +7(800)100-00-01 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар