В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярдәмгә мохтаҗлар категориясенә 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар һәм аз керемле гаиләләр кергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Татарстанда яшәүче 55 меңнән артык кеше республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән азык-төлек җыелмаларын алачак. Ярдәмгә мохтаҗлар категориясе билгеләнгән, алар арасында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар (яшәү минимумыннан түбән керемлеләр) һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар да бар.
Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советы утырышында 23-нче апрельдә үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда халыкның якланмаган категориясенә ярдәм итү кирәклеге турында белдерде. «Бүгенге көндә халыкның кайсы категориясенә аеруча ярдәм кирәк һәм хакимият ярдәм күрсәтү өчен нәрсә эшли ала икәнлеген билгеләргә кирәк», - диде ул.
24-нче апрельдә булган коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ярдәм итүнең конкрет чараларын игълан итте. Аның сүзләренә караганда, азык-төлек җыелмалары халыкның 6 категориясенә биреләчәк: яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган һәм социаль куркыныч хәлдәге аз керемле гаиләләргә, опека һәм попечительлек бушлай башкарыла торганнарга, ата-аналарның берсе алимент түләүдән читләшкән аз керемле гаиләләрдәге балаларга һәм бүгенге көндә ата-аналары кризистан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче үзмәшгульләр яки индивидуаль эшкуарларның балаларына.
Азык-төлек җыелмасының беренче өлешен 29-нчы апрельдән 5-нче майга кадәр таратачаклар. Киләсе партияне 10-нчы майдан соң таратырга планлаштыралар. Программаны гамәлгә ашыру өчен 5 меңгә якын волонтер җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.