Мондый учет формасының төп өстенлекләренең берсе – мәгълүматтан даими файдаланып булу
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). Бүгенге көндә 443 меңнән артык татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсе алды. Республиканың тагын 106 меңгә якын кешесе беренче тапкыр эшкә урнашканда мондый учет формасын сайлаган.
Электрон кенәгәнең төп өстенлекләренең берсе – мәгълүматтан даими файдаланып булу. Аларны санаулы минутларда РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта алырга мөмкин, анда өземтә рәсмиләштерү яки кертелә торган үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеге дә бар.
Күп кенә хезмәткәрләр өчен электрон кенәгә эшкә урнашканда мәгълүматны дистанцион рәвештә тапшыру мөмкинлеге белән кызыклы. Бу цифрлы имза белән раслана һәм юридик яктан кәгазь кенәгә белән бер үк. Әгәр электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматлары кәгазьдә кирәк булса, социаль фондта яки бөтен республика буенча КФҮдә мондый документ та биреләчәк. Белгечләр мәгълүматны имза һәм мөһер белән раслый.
«Электрон кенәгәдән мәгълүматны эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик аның эш чорында гына. Техник мөмкинлекләренә карап, алар мәгълүматны электрон формада яки кәгазьдә бирәләр», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан бирле беренче тапкыр эшкә урнашкан кешеләрдә хезмәт кенәгәсе бары электрон рәвештә, кәгазь версиясен ачмыйча гына, алып барыла. Әлегә документ формасын сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли ала, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.