Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 11:30

Июнь аенда Казанда узачак «Нәүрүз» театр фестивале 500 дән артык катнашучыны үзенә җыячак

ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Төркия, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән 29 театрның спектакльләрен карый алачаклар

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). 1-8 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестивале узачак. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россия милли республикаларыннан 29 театр спектакльләрен күрәчәкләр. Фестивальнең махсус кунаклары Румыниядән Nottara Theater артистлары Ж. Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча Moliere спектакле белән булачак. Спектакльнең режиссеры - Роман Феодори (Красноярск).

Быел фестиваль Башкортстанның театр сәнгате эгидасы астында узачак. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М. Гафури исемендәге академия драма театры, Салават Башкорт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфаның «Нур» татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры. Фестиваль репертуары, гадәттәгечә, төрлелеге белән аерылып тора: монда чит ил классикасы да, этник мәсәлләр да, заманча драматургия дә урын алган. Фестиваль барлыгы 500дән артык катнашучыны үзенә җыячак.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театр мәйданында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге театрның зур һәм кече залларында, «Әкият» курчак театрының зур һәм кече залларында, К. Тинчурин исемендәге театрда, Г. Кариев театрында һәм яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ). Спектакльләр шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да уйналачак.

«Нәүрүз» тарихында беренче тапкыр шоукейс узачак – фестиваль спектакльләрен карау өчен Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузиядән продюсерлар чакырылачак, дип хәбәр итә Г. Камал театрының матбугат хезмәте.

10 июньнән 16 июньгә кадәр «Нәүрүз» Халыкара фестивале эгидасы астында һәм ТР Театр әһелләре берлеге проектын тормышка ашыру кысаларында Россиядә «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре (милли студияләре) фестивале узачак. Фестиваль Т.К. Жургенов исемендәге Казакъ милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), ГИТИС (Мәскәү), Арктика дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институты, Казан театр училищесы һәм башка белем бирү учреждениеләре студентларының куелышларын үзендә туплаячак.

Барлык яңалыклар