Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2024, 09:50

«Киләчәк уеннары»на 500 дән артык медицина хезмәткәре җәлеп ителгән

Ярышлар узачак барлык объектларда медпунктлар һәм мобиль бригадалар эшли

Фото: Денис Гордийко

«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирында катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан төбәк һәм федераль оешмалардан 500 дән артык белгеч җәлеп ителгән. Ярышлар һәм тамашачылар зоналарында мобиль бригадалар һәм ашыгыч ярдәм бригадалары, шулай ук 20 медпункт эшләячәк.

«Медицина хезмәте Казанда «Киләчәк уеннары» турнирын ачу һәм үткәрү белән бәйле чараларны тәэмин итәргә әзер. Турыдан-туры һәм консультатив медицина ярдәмен оештыруга 583 белгеч җәлеп ителде. Төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтү өчен учреждениеләр билгеләнде. Спорт дәваханәсе ачылды. Эвакуация буенча күнекмәләр уңышлы уздырылды, персонал ярышларны үткәрү объектлары белән танышты», – дип хәбәр итте журналистларга РФ сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов.

Медпунктлар һәм мобиль бригадалар ярышлар уза торган барлык объектларда да эшләячәк. Алар медикаментлар, бәйләү материаллары һәм ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән комплектлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» турнирында 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак. 3 нче мартка кадәр алар заманча технологияләрне, цифрлы мохитне һәм физик активлыкны берләштергән 21 дисциплина буенча көч сынашачак.

Турнирны ачу тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзгендә узачак. Анда Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук берничә чит ил лидерлары катнашачак.

Барлык яңалыклар