В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар узачак барлык объектларда медпунктлар һәм мобиль бригадалар эшли
Фото: Денис Гордийко
«Медицина хезмәте Казанда «Киләчәк уеннары» турнирын ачу һәм үткәрү белән бәйле чараларны тәэмин итәргә әзер. Турыдан-туры һәм консультатив медицина ярдәмен оештыруга 583 белгеч җәлеп ителде. Төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтү өчен учреждениеләр билгеләнде. Спорт дәваханәсе ачылды. Эвакуация буенча күнекмәләр уңышлы уздырылды, персонал ярышларны үткәрү объектлары белән танышты», – дип хәбәр итте журналистларга РФ сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов.
Медпунктлар һәм мобиль бригадалар ярышлар уза торган барлык объектларда да эшләячәк. Алар медикаментлар, бәйләү материаллары һәм ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән комплектлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» турнирында 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак. 3 нче мартка кадәр алар заманча технологияләрне, цифрлы мохитне һәм физик активлыкны берләштергән 21 дисциплина буенча көч сынашачак.
Турнирны ачу тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзгендә узачак. Анда Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук берничә чит ил лидерлары катнашачак.