В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Квест-өмә булачак «Манзара» паркы территориясендә уздырылды
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июнь). Казансу яр буенда «Чиста уеннар»да катнашучылар 500 килограммнан артык чүп-чар җыйган. Булачак «Манзара» паркы территориясендә экологик квестта 58 кеше катнашкан. Өмә нәтиҗәләре турында «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Чиста уеннар» проекты яшьләр арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә. Аның катнашучылары әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертә һәм калдыкларны аерым җыю нигезләрен өйрәнә ала, дип аңлаталар оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, санитар чистарту буенча икеайлык вакытында Казанда «Чиста уеннар» форматында өч өмә узды. Алар 338 команданы берләштерде, алар 15 тоннадан артык чүп җыйдылар.