В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ретро вагон 10 нчы сентябрьгә кадәр йөриячәк, шуннан соң йөрүне аерым төркемнәр өчен заявкалар буенча оештырачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
1986 елгы вагонны линиягә җибәрү идеясен кунаклар да, Татарстан башкаласында яшәүчеләр дә бәяләде. Ретро-трамвай үзенчәлекле дизайн белән дә аерылып тора, аның янәшәсендә теләүчеләр истәлекле фото ясый алалар, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» предприятиесендә.
«Түбәтәй» тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр йөри һәм көн саен 17.00 сәгатьтә кире кайта. Ретро-трамвайның төп эше 10 нчы сентябрьдә тәмамланачак, шуннан соң экскурсияләрне аерым төркемнәр өчен заявкалар буенча оештырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, раритетлы «Түбәтәй» экскурсия трамвае агымдагы елның июнь ахырында эшли башлады. Озынлыгы 45 минут тәшкил иткән экскурсия вакытында пассажирларга Казанның төп истәлекле урыннары тарихы турында сөйлиләр. Шулай ук килүчеләрне өчпочмак, өлеш һәм эчемлектән торган бүләк җыелмасы көтә.