В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 500-дән артык кеше бүген 53-нче Казан чаңгы марафонында катнашты. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында Россиянең иң дәрәҗәле чаңгы ярышларының берсендә катнашып, дистанцияне ирекле стиль белән уздылар.
Ярышлар кысаларында 5 чакрымга кыска узыш, 25 чакрымга ярыммарафон, 50 чакрымга марафон, шулай ук 500 метрга балалар узышы һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «итәкләрдә узышу» оештырылды.
5 чакрым араны 76 кеше узды, ир-атлар арасында финишка беренче булып Шәмәрдәннән Олугбәк Вайисов, ә хатын-кызлар арасында Казаннан Эвелина Ахмерова килде. 25 чакрым араны турнирда катнашкан 49 кеше йөгереп үтте, Казаннан Антон Лаврентьев һәм Тамбовтан Юлия Немтинова барысыннан да тизрәк булды. Иң зур дистанцияне – 50 чакрым – тулысынча 208 марафончы үтте, ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Яшел Үзәннән Артем Николаев , ә хатын-кызлар арасында - Яр Чаллыдан Жанна Муравьева күрсәтте, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
ТР Чаңгы узышлары федерациясе ярдәме белән марафонда катнашучылар өчен 1 млн. сумлык приз фонды булдырылды.
2017 елдан башлап Казан чаңгы марафоны Russialoppet Бөтенроссия чаңгы марафоннары сериясе составына керә. 1997 елдан башлап Russialoppet Россиянең алдынгы узышларын оештыра.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан чаңгы марафонында 500 спортчы катнашты.