Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2021, 19:19

54 нче Казан чаңгы марафонында 500 дән артык кеше катнашты

Спортчылар һәм һәвәскәрләр 5, 25, 50 км дистанцияне уздылар.

Фото: Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Бүген Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 54-нче Казан чаңгы марафоны узды. Анда 500-дән артык кеше катнашты. Спортчылар һәм һәвәскәрләр 5, 25, 50 км дистанцияне уздылар. Ярышларның приз фонды 600 мең сум тәшкил итте. Ачылу тантанасында Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов катнашты.

Марафон нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында 50 чакрымга йөгерүдә Пермь краеннан Вероника Лопатина җиңүче булды, ир-атлар арасында – Глеб Ретивых, Төмән вәкиле. Ул спринтерлар ярышында күп тапкыр дөнья чемпионатлары призеры, ирекле стиль белән команда спринтында Россия чемпионы, юниорлар арасында дөнья чемпионы, халыкара һәм россиякүләм дәрәҗәдәге күп кенә ярышлар призеры, чаңгы узышлары буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры.

Быелгы марафонның үзенчәлеге 1 км га махсус хәйрия йөгерешен үткәрү булды, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты. Анда СССРның атказанган спорт мастеры, Совет һәм Россия биатлончысы һәм чаңгычы, биатлон буенча ике тапкыр олимпия чемпионы, Чаңгы ярышлары буенча олимпия чемпионы, чаңгы ярышлары буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, биатлон буенча ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Анфиса Резцова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Казан чаңгы марафоны 1968 елның 24-нче мартыннан бирле уздырыла. 2017 елда 50-нче, юбилей марафоны Russialoppet сериясенә керде. Ул вакытта 5, 25 һәм 50 км дистанцияләрдә Россиянең 30 шәһәреннән 600-дән артык кеше катнашты.

Шулай ук 14-нче мартта Юдино бистәсендә 46-нчы Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узачак. Катнашучыларга 5, 10, 20 һәм 30 км дистанцияләрне, яшь төркемнәренә карап (2003 елдан алып 2011 елга кадәр) үтәргә туры киләчәк.

Барлык яңалыклар