Киләсе экоакция 12 нче августта Авиатөзелеш районындагы Урман күлендә узачак.
Фото: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы
Акция барышында барлыгы 2 куб. м (2 чүп контейнеры) калдык җыелды. Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков сүзләренә караганда, күл буенда күбрәк пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, соклардан һәм салфеткадан бушаган савытлар очраган, ә сулык төбендә дайверлар ике күзлек, шешәләр, кирпеч һәм берничә тимер кисәге тапкан.
Чара «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты буенча оештырылган.
Киләсе экоакция 12 нче августта 10:00 сәгатьтә Казанның Авиатөзелеш районындагы Урман күлендә узачак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.