Быел эшкуарлар белән барлыгы 5,3 млн сумлык 81 килешү төзелгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы гадәттәгечә эшкуарлар теләге буенча формалаштырылган, ул 268 урын исәпләнә.
Электрон аукционнарга лотлар вакытыннан алда куелган иде, әмма эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә аукционнарның бер өлешен соңрак вакытка күчерергә туры килде, дип искәртте Р.Фазылҗанов. Нәтиҗәдә, кулланучылар базары комитеты сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукын гамәлгә ашыру буенча 16 аукцион игълан итте, аларда 122 лот куелды. Уздырылган аукционнар нәтиҗәләре буенча сезонлы объектларны урнаштыру өчен гомуми суммасы 5,3 млн сумлык 81 килешү төзелгән. Узган ел 4,9 млн сумлык 87 килешү төзелгән.
«Эшмәкәрләргә аукционнарның шартларын һәм детальләрен, бизнес алып бару таләпләре турында аңлаттылар, консультацияләр бирделәр һәм сатуларда катнашу буенча методик ярдәм күрсәттеләр, – диде Кулланучылар базары комитеты рәисе. – Шәһәрнең үзәк урамнарында урнашкан сәүдә урыннары зур кызыксыну уятты».
Быел коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чараларын гамәлгә ашырганда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатларында Казан мэры Илсур Метшин җәйге верандаларны түләүсез нигездә урнаштыру турындагы шартнамәләрне рәсмиләштерү турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә, урнаштыру схемасына кертелгән барлык сезонлы объектларның 50%-тан артыгы җәйге верандаларны урнаштыруга туры килгән, дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.
«Кече бизнес яңа Казан ташламасыннан актив файдаланды – шәһәрдә ачылган 146 җәйге веранда – моның ачык мисалы, – дип шәрехләде муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин. – Пандемия шартларында җәйге террасалар купшылык билгесе түгел, ә зарурлык, чөнки саф һавада инфекция йоктыру куркынычы күпкә азрак».
Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш, туңдырма, тәм-томнар һәм салкын эчемлекләр сату торган сәүдә объектлары да иң кирәкле профильләрнең берсе булды, дип өстәде Р.Фазылҗанов.
Эшмәкәрләр тарафыннан сезонлы сәүдә объектларын урнаштырганнан соң, алар белән кулланучылар базары комитеты, район администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты составындагы контроль-кабул итү комиссиясе эшләде. Комиссия эш барышында шартнамә килешүләрен бозу очракларын ачыклады һәм кисәтүләр ясады. Р.Фазылҗанов сүзләренә караганда, төп хокук бозулар сәүдә мәйданының арттырылган булуы, объектның расланган проектларга туры килмәве һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булган. «Килешүне бозучылар белән шартнамәләр өзелде, – диде спикер. – Кабул итү комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча кулланучылар базары комитеты өч килешүне өзде, 18 объект билгеләнгән таләпләргә туры китерелде». Куллану базары рәисе сезонлы килешүләр буенча сроклар ноябрьдә бетә, шуннан соң барлык объектлар да эшкуарлар тарафыннан үз ирекләре белән сүтелергә тиеш, югыйсә объектларны мәҗбүри рәвештә тартып алачаклар, дип өстәде.
Җәйге сезонда күп кенә легаль булмаган нокталар куела, алар белән комитет район администрацияләре белән берлектә көрәшне актив оештыра. Р.Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, бу ел башыннан 270 сәүдә объекты демонтажланган, законсыз сәүдәнең 3350 факты буенча 6 млн сумнан артык суммага штраф салынган.
Денис Калинкин пандемия чорында профилактика чараларын үтәүгә зур җаваплылык белән караган эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. «15 өчпочмак чаклы дистанцияне үтәргә чакыру кебек уйлап табылган ачышлар кәефне дә күтәрде, һәм Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә дә туры килде», – дип билгеләде ул.
Шул ук вакытта ул законсыз эшкуарлык белән көрәшне дәвам итәргә чакырды. «Алар иң акыллылар һәм аларга закон язылмаган, алар җир өчен салым, арендага түләми, читләр хисабына электр энергиясеннән файдалана, продуктларның сыйфаты өчен бернинди җаваплылык тотмый һәм үзләреннән соң чүп-чар һәм антисанитария калдыра – намуслы эшкуарлыкны намуссыз көндәшлектән яклау өчен без аларны сүттек, сүтәбез һәм сүтәчәкбез, – диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. – Урам сәүдәсе кирәк, ул үзенчәлекле атмосфера тудыра. Әмма бу цивилизацияле сәүдә булса гына».
Бүген алдагы сезонга әзерлек башланды инде, дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.
«Район администрацияләре белән берлектә гамәлдәге схемага кертү өчен үзгәрешләр формалаштырыла, – диде ул. – Без эшмәкәрләрне яңа нокталар урнаштыру буенча тәкъдимнәр белән кулланучылар базары комитетына мөрәҗәгать итәргә чакырабыз».