В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Оештыручылар анкеталарны карап, конкурсантлар белән 29 нчы июльгә кадәр элемтәгә керәчәк
50 дән артык музыкант, рәссам һәм һөнәрче Идел буе халыкларының «Итиль» яңа этник мәдәниятенең дүртенче фестивалендә катнашу өчен гариза калдырган. Оештыручылар җавапларны караячак һәм конкурсантлар белән 29 июльгә кадәр элемтәгә керәчәк.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, фестиваль 10 августта Горький исемендәге паркта узачак. Чарада бөтен Рәсәйдән 13 музыкаль коллектив һәм артистлар чыгыш ясаячак. Хедлайнер соңрак игълан ителәчәк.
Моннан тыш, мәйданчыкта ярминкә дә оештырылачак, анда оста һөнәрчеләр тарафыннан этник стильдә эшләнгән әйберләр сатып алырга мөмкин булачак. Лекториядә фестивальдә катнашучылар белән түгәрәк өстәл, спикерлар чыгышы һәм думбрада уйнау буенча мастер-класслар булачак. Шулай ук монда «Моң. Аңлатма» документаль фильмын күрсәтәчәкләр.
Балалар «Абый&Сабый» һөнәрчелек үзәгенең мастер-классларын карый, туку станогында кадаклардан яисә төсле тукымадан картина ясый, үзләренең рәсемнәреннән мозаика төзи, борынгы «Чокыр»уенын уйный алачак. Шулай ук фестивальдә фуд-корт эшләячәк.
Чара паркның яшел кырында 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак.