Алга таба сөяк мие доноры булу өчен 121 кеше кан биргән һәм тукыма ярашуына тикшерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казанда «Донор балигълыгы» хәйрия акциясендә катнашучылар 54,5 литрга якын кан бирделәр. Бүген, акция көнендә, 121 кеше кан бирде һәм алга таба сөяк мие доноры булу өчен тукыма ярашуына тикшерелде.
Республика кан үзәгендә барлык катнашучыларны сувенирлар көтте. Моннан тыш, донорлар реципиентларга тизрәк терелүне теләп открыткалар җибәрә алдылар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Акция сентябрьнең һәр өченче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә туры китерелгән иде. Оештыручылар булып Республика кан үзәге, DonorSearch.org ярдәмендә «Игелекле Казан» проекты һәм «Русфонд» хәйрия фонды чыкты.