Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2025, 17:38

54 берәмлек яңа кышкы кирәк-ярак һәм 380 капчык реагент: «Метроэлектротранс» кышка әзерлекне төгәлләде

Казан метросында төп системаларның эшкә яраклылыгы тикшерелгән, кар чистарту өчен кирәкле җайланмалар яңартылган һәм кар чистарту техникасы әзерләнгән

Марат Мөгыйнов фотосы

Салкыннар башланыр алдыннан Казан метрополитенының барлык хезмәткәрләре дә кышкы сезонга зур әзерлек эшләре үткәргән. «Метроэлектротранс» белгечләре төп системаларны тикшергән, вентиляцияне кышкы режимга күчергән, кар чистарту өчен кирәкле җайланмаларны яңарткан һәм бозлавыкка каршы 380 капчык реагент әзерләгән.

Керемнәр җыю һәм хәрәкәт дирекциясе хезмәткәрләре кышкы кирәк-яракка ревизия үткәргән: кар көрәү өчен 40 яңа көрәк, 10 кар эттерү җайланмасы һәм 4 «ледянка» сатып алган. Моннан тыш, 223 капчык ком һәм 157 капчык техник тоз запасы әзерләнгән. Болар кар һәм түбән температура шартларында метроның өзлексез һәм имин эшләвен тәэмин итү өчен эшләнә. Дирекция хезмәткәрләре шулай ук метрога керү урыннарында чәчәк түтәлләрен җыеп алган һәм күпьеллык үсемлекләрне кышка әзерләгән.

Метрополитенның энергия хуҗалыгы хезмәткәрләре җылылык өрдерә торган, инфракызыл нурлар бүлеп чыгара торган җайланмаларны тикшергән һәм барлык станцияләрдә дә җылылыкны тоташтырганнар. Вентиляция системалары тулысынча кышкы режимга күчерелгән.

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре рельсларга профилактик тикшерү үткәрә һәм бигрәк тә электр депосыннан чыкканда рельсларның бозлануын булдырмау өчен чаралар күрә. Бер үк вакытта «М» тибындагы ишекләрне дә төзекләндерәләр, бу җылылык югалтуны киметергә ярдәм итәчәк.

Кышкы шартларда беренче тапкыр эшкә чыгучы хезмәткәрләр өчен планнан тыш инструктажлар үткәрелгән. Расланган схема нигезендә һәр бүлеккә кар чистарту территориясе беркетелгән.

Кышкы чорга шулай ук кар чистарту техникасы – тракторлар, грейдерлар һәм үзбушаткычлар әзерләнгән, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар