Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2018, 16:53

5 меңнән артык казанлы “Яхшы куллар” хәйрия складыннан ярдәм алды

Шәһәр Мэры укучыларны һәм педагогларны хәйриячелекне үстерү буенча яңа идеяләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклашырга чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында “Игелекле Казан” шәһәр проектын үстерү дәвам итә. Якын арада чираттагы игелек атнасы башлана. Беренче класс укучылары “Игелекле эшләр көндәлеге” алачак, ә мәктәпләрдә һәм җәмәгать киңлекләрендә ярминкәләр һәм концертлар оештырылачак. Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм август конференциясендә шәһәрдә хәйриячелекне үстерү буенча яңа идеяләр белән чыгарга чакырды. Ул В.И.Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

Россия Президенты грантлары фондының ресурс үзәге булган “Игелекле Казан” проекты күп кенә акцияләр һәм чараларның нигезе булып тора. Узган елда “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды инициативасы белән “Яхшы куллар” хәйрия склады ачылды. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә склад ярдәмен 5 меңнән артык казанлы алган.

Иң матур һәм әһәмиятле чараларның берсе – “Игелекле дулкын” фестивале. Ул композитор Игорь Крутой белән берлектә уздырыла һәм физик яктан төрле мөмкинлекле балаларга бергәләшеп иҗат белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Искәртергә кирәк, быел фестиваль ил буйлап үтәчәк.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов билгеләп үткәнчә, хәйриячелек эшенә Казан укучылары да актив кереп киткән. “Сентябрьдә мәгариф учреждениеләрендә уку елы буе дәвам иткән хәйрия марафоны узачак. Бу чарада актив катнашырга чакырабыз”, - диде И.Һидиятов.

Шәһәр башлыгы педагогларны һәм укучыларны игелек атнасында актив катнашырга чакырды. “Барысы да чын күңелдән эшләнсен иде. Игелекле эшләрне гамәлгә ашыру өчен барысын да эшләячәкбез. Бу юнәлештә без мохтаҗ кешеләргә ярдәм итеп кенә калмыйбыз, яңа буын казанлыларны да тәрбиялибез. Уртак хезмәтебез Казанны игелекле һәм бәхетле шәһәр итәр, дип ышанам”, - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышы, 27.08.2018
Видеорепортаж
27.08.2018 14:45
Гомумшәһәр август конференциясенең пленар утырышында И.Метшин чыгышы, 27.08.2018
Барлык яңалыклар