В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атлетлар арасында дөньяның җиде илендә һәм Россиянең 66 төбәгендә яшәүчеләр булган
Фото: Timerman матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Казан милли ярыммарафоны – 2023 дөньяның җиде иленнән һәм Россиянең 66 төбәгеннән 5,5 меңнән артык спортчыны һәм 2 меңнән артык җанатарны берләштерде. Аерым алганда, ярышларда ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Иннополис Мэры Руслан Шәгалиев катнашты.
Күңел ачу программасы ярыммарафонга бер көн кала – 30 нчы сентябрьдә башланды. Шимбә көнне «УРАМ» экстрим-паркында «ОММАЖ» татар поп-бэнды чыгыш ясады.
1 нче октябрьдә спортчылар 21,1 км, 10 км һәм 3 км га йөгерделәр. Беренче тапкыр стартлар яңа локациядә – Миллениум күперендә оештырылды. Спортчылар эмоцияләр алдылар һәм «УРАМ» экстрим-паркындагы финишка ышаныч белән йөгереп килделәр.
Ир-атлар арасында ярыммарафон дистанциясендә иң җитезе Сергей Сергеев булды (01:08:36). Икенче урынны – Алексей Әхтәмов (01:08:58), өченче урынны Артем Цибак (01:09:37) алды.
Хатын-кызлар арасында 21,1 км дистанцияне иң тиз йөгерүче Марина Смирнова булды, аның финиш вакыты 01:18:53 тәшкил итте. Икенче булып финишка 01:20:43 нәтиҗә белән Регина Котова килде, өченче булып – Камилә Шәмсетдинова, спортчының вакыты – 01:21:29.
10 км дистанциядә Матвей Чирков (00:31:12) һәм Анна Буйнова (00:35:12) җиңде, ә Руслан Шәгалиев 01:03:02 нәтиҗә белән йөгерде.
Катнашучыларның бер өлеше 3 км йөгергән. Әйтик, Владимир Леонов финишка 00:20:28 нәтиҗә белән килде.
11 яшькә кадәрге җиңел атлетлар TIMERKIDS дистанциясендә үзләрен күрсәттеләр – балалар йөгерешен инде күп еллар үткәрәләр.
Казан милли ярыммарафоны көнендә катнашучыларны милли ашлар – чәкчәк һәм өчпочмаклар белән сыйладылар. Камыр ашларына чират дистәләрчә метрга сузылды. Тагын бер үзенчәлек татар халык биюләре булды, аларны шәһәрлеләр дә, кунаклар да кызыксынып күзәтте.
Ярыммарафон волонтерлар узышы белән тәмамланды – бу традиция ел саен бары тик Казан милли ярыммарафонында гына уза. Бу вакытта оештыручылар волонтерлар була, ә волонтерлар үзләрен катнашучы итеп хис итә алалар, дип хәбәр иттеләр Timerman матбугат хезмәтендә