Ершов һәм Гвардия, Копылов һәм Тэцевская урамнары киселешендә трамвай-троллейбус киселеше яңартылды
Фото: Денис Гордийко
Восстание урамында алты пролетта буй подвеска монтажланды, сигез пролетта бер кронштейн урнаштырылды. Ә Ершов һәм Гвардия, Копылов һәм Тэцевская урамнары киселешендә авариядән соң трамвай-троллейбус киселеше яңартылды.
Йөкләнеш алты кәкре терәктән Авангард, Фучик һәм П.Лумумба урамнары буенча яңаларына күчерелде. 34 нче һәм 47 нче подстанцияләрдә авария тәртибендә сафтан чыккан кабельләрне торгызу бара.
Шул ук вакытта Пушкин, Горький, Дементьев, Копылов һәм башка урамнарда планлы-профилактик эшләр башкарылды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.