Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2019, 11:18

Татарстанда урман янгыннарының 45%тан артыгы май ялларына туры килә

Шәһәрлеләрне сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова). Татарстанда урман янгыннарының 45%-тан артыгы май аенда шәһәр яны зоналарында чыга. Бу бакча сезоны башлануга, шулай ук шәһәрлеләр еш кына табигатьтә ял итеп үткәрә торган озын ялларга бәйле. Янгын очракларының 90%-ы халыкның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Урманнарда янгын куркынычын автомобиль һәм тимер юллар челтәре, югары вольтлы электр тапшыру линияләре һәм башка коммуникацияләрнең булуы тудыра. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка эре сәнәгать шәһәрләренең шәһәр яны зоналарында аеруча зур куркыныч барлыкка килә.

Республикада 2002 елдан 2010 елга кадәр булган янгыннар санын анализлау нигезендә, белгечләр янгыннарның уртача күп еллык санын ачыклаган - бу якынча 58 га мәйданлы территория янып бетүгә сәбәп булган 54 янгын дигән сүз. «Янгыннарның төп сәбәбе - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Яз көне еш кына үлән һәм чүп-чар яндыру сәбәп булып була. Янгынның 100 очрагы арасыннан 82-се коры үләнне яндыру аркасында утның контроль булмау сәбәпле урман массивларына күчүенә туры килә», - дип сөйләде Р. Кузюров һәм янгын чыгу куркынычы октябрьдән дә иртәрәк кимеми, дип өстәде.

Ел башыннан Россиянең төрле төбәкләрендә 1380 урман янгыны булган, 3 гектардан артык урман янып беткән, 20 субъектта янгынга каршы махсус режим башланган. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ул 25-нче апрельдән кертелә.

Татарстанда урман янгыннары белән вакытында көрәшү өчен барлык техника тулы әзерлеккә китерелгән, дип билгеләп үтте спикер. Республикада барлыгы 23 янгын химия станциясе һәм 13 янгын инвентаре туплау пункты эшли.

«Урмандагы хәлләр буенча космик мониторинг алып барыла. Бөтен мәгълүмат диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына килә, ул тәүлек буе эшли. Авиация патруле маршрутлары салынган, ә шәһәр халкы күпләп ял итә торган урыннарда федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буенда, урман фонды белән чиктәш җирдә кизү торуга инспекторлар составы һәм янгын сүндерү машиналары җәлеп ителәчәк. Алар ел дәвамында эшли, ә май бәйрәмнәрендә тәүлек буе эшләячәк», - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры.

Дәүләт урман инспекторлары хокук бозучыларны ачыклау буенча контроль үткәрә, аларга зур күләмдә штрафлар яный. Р.Кузюров искәртеп узганча, шәһәрлеләр өчен – 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр дә кагыйдә бозу янгынга каршы махсус режим вакытына туры килсә, штрафлар арта: гади гражданнар өчен – 4-тән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 20-дән 40 меңгә кадәр һәм юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр түләү каралган. Әгәр закон бозучы гаебе белән янгын чыккан һәм урман фондына зыян килгән икән, аңа җинаять җаваплылыгы яный.

Сүз уңаеннан, быел Татарстанның урман питомникларында 30 млн 800 мең данә утырту материалы үстерү планлаштырыла, дип хәбәр итте ахырда Р.Кузюров.

Урманда янгын очраклары яки янгын куркынычсызлыгы белән бәйле хокук бозулар турында шәһәр халкы урман саклау номеры буенча хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00.

Барлык яңалыклар