В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике фурага көнкүреш химиясе, берсенә – антисептиклар төялгән
Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Казаннан Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм колоннасы җибәрде. Өч фурада гомуми авырлыгы 42,5 тонна булган 13 млн сумлык продукция җыйдылар.
Ике машинага көнкүреш химиясе – туалет һәм хуҗалык сабыннары, шампуньнар, кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен сыеклыклар, коры чистарткычлар төялде. Өченче фурага антисептиклар урнаштырылды, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.
Гуманитар ярдәм җибәрүнең инициаторлары РФнең Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын оештыручы Ирек Богуславский һәм «Бердәм Россия» партиясенең үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин.
Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга һәр теләгән кеше кушыла ала. Шәһәрлеләр балалар һәм өлкәннәргә яңа киемнәр, урын-җир һәм сөлгеләр, гигиена чаралары, су һәм яраклылык вакыты озак булган азык-төлек һәм шулай ук медикаментлар бирә алалар. Гуманитар ярдәм җыю пунктлары Патрис Лумумба урамы буйлап 4 нче йортта (112 нче офис) һәм Вишневский урамы буйлап 10 нчы бинада (керү Лесгафт урамы ягыннан) ачык.