Алдагы тавыш бирү өчен уңайлы участокны сайлау өчен тагын 4 көн бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Республиканың 416 кешесе күпфункцияле үзәкләр офислары аша «Мобиль сайлаучы» механизмын файдаланган. Татарстанлыларның алдагы тавыш бирү өчен уңайлы участокны сайлау өчен тагын 4 көне бар: гаризалар кабул итү киләсе сишәмбе, 8-нче сентябрьдә тәмамланачак.
Хезмәттән, паспортны күрсәтеп, өстенлекле тәртиптә кулланып була. Әгәр паспорт алыштыру өчен тапшырылган булса, күпфункцияле үзәктә шәхеснең вакытлы таныклыгын күрсәтергә кирәк.
«Минем документлар» офислары белгечләре кирәкле документларны тутырырга гына түгел, сайлаучы урнашкан урынга якын участокларның адресын да табарга ярдәм итәчәк. Татарстанлылар моны Россия һәм республиканың үзәк сайлау комиссияләре сайтларында «Үзеңнең сайлау участогыңны тап» сервисларыннан файдаланып мөстәкыйль эшли алалар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар өч көн дәвамында – 11-13 сентябрьдә узачак. «Минем документлар»ның барлык 59 филиалында да тавыш бирү өчен талон алырга мөмкин. Тавыш бирүдә шулай ук Мәскәүдә дә катнашырга мөмкин – Россия башкаласында 30 цифрлы сайлау участогы гамәлдә булачак.