Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2024, 14:11

Мошенниклар, мәҗбүри медицина иминияте полисын алыштыруны сәбәп итеп, Казанда яшәүче кызның 400 мең сумнан артык акчасын урлаган

Җинаятьчеләр кызны экранны күрсәтергә күндергән

Мәҗбүри медицина иминияте пластик полисын рәсмиләштерергә тырышып, Казанда яшәүче кыз мошенникларга 426 мең сум күчергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер полиция хезмәткәрләре вакыйга шартларын билгеләү өчен оператив-эзләү чаралары үткәрә.

22 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, аның телефонына имеш иминият медицина оешмасы хезмәткәре шалтыраткан. Кызның документы электрон икәнен ишеткәч, аферист хатын аны пластикка алыштырырга кирәк, дип хәбәр итә. Моны дистанцион рәвештә эшләргә тырышып, Казанда яшәүче кыз мошенникка смстан кодлар хәбәр иткән.

Шуннан соң зыян күрүчегә аның аккаунтына керүләре турында хәбәр килә. Кыз хәбәрдә күрсәтелгән номер буенча шалтырата һәм билгесез кешедән аның исеменнән кредит рәсмиләштерергә тырышуларын белә. Аннары аның белән Үзәк банкның «хезмәткәре» элемтәгә керә, ул Казанда яшәүче кызны телефон экранын күрсәтергә һәм акчаны чит счетларга күчерергә күндерә. Бу – акчаларны ксакларга ярдәм итәргә тиеш була.

Банкларның берсе күчерүне блоклаган, әмма мошенниклар корбанны банк бүлегендә аферистларга акча күчермәве турында гариза язарга күндергәннәр. Кыз вәзгыять турында үзенең егетенә сөйләгәч, ул аны алдаганнар, дип хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Узган елда мошенниклар Россиялеләрдән 15,8 млрд сум урлаган. 2024 елның беренче алты аенда аферистлар тагын 9 млрд сум урлаган. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 10,6% ка югарырак. Мондый мәгълүматларны илнең Үзәк банкы җиткерә.

Мошенниклар корбаны булмас өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Үзеңнең банк карталары һәм счетлар турында мәгълүмат бирергә, билгесез реквизитларга акча күчерергә һәм шикле сылтамалар буенча керергә ярамый.

Барлык яңалыклар