Казан РСФСРның атказанган тренеры Мәгәс Сәхабетдинов истәлегенә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XI Бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. Җиңү өчен илебезнең 60 төбәгеннән 400 дән артык спортчы көч сынашачак.
Турнир 19—22 сентябрьдә «Ак барс» Көрәш сараенда узачак. Татарстаннан Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Түбән Кама һәм Яр Чаллыдан 20 иң көчле көрәшче чыгыш ясаячак.
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җиңүчеләр һәм призерлар Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына кандидатлар буларак каралачак. Иң яхшы спортчылар шулай ук спорт көрәше буенча РФ спорт мастеры исемен алу хокукына ия булачак.
Февральдә Казан грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеген
кабул итте. Турнир 13 төбәкнең 200дән артык вәкилен берләштерде.