В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Р.Г.Нәҗметдинов мемориалы Татарстан башкаласында 1-9-нчы июнь көннәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 1-9-нчы июнь көннәрендә Казанда Р.Г.Нәҗметдинов мемориалы – 9, 11, 13 һәм 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Шахмат буенча Россия кубогы этабы узачак. Ярышларда Россиянең 32 төбәгеннән 420 шахматчы катнашачак.
Катнашучылар арасында - Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Ленинград, Чиләбе, Ярославль, Төмән өлкәләре, Дагыстан Республикасы, Приморский һәм Алтай крае һәм башка төбәк спортчылары.
Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Республика шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә узачак.
Турнирны ачу тантанасы 1-нче июньдә 10.00 сәгатьтә була. Уен турлары көн саен 10.00 сәгатьтә башлана, ә кубок этабын ябу 9-нчы июньдә 15.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.