Россия Герое С.А.Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионатында һәм беренчелегендә 400 дән артык спортчы катнашты
Бүген чаңгы-биатлон комплексында (Мирный бистәсе) Россия Герое С.А.Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларга Россиянең төрле төбәкләреннән 400 дән артык спортчы кушылды.

Катнашучылар 1 км, 3 км, 5 км һәм 10 км дистанцияләрдә 14 яшь төркемендә чыгыш ясадылар. Программаның һәр төрендә призлы урыннар (1, 2 һәм 3) алган спортчыларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Сергей Ашихминның хезмәттәшләре, шулай ук аның хатыны Елена балалары белән ярышларның мактаулы кунаклары булды, алар ел саен чемпионатка киләләр һәм чаңгы ярышларын ачалар.

Ярышларны оештыручыларның берсе «УНИКС» баскетбол клубы булды. Ул спортчыларга клуб символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләрен бирде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Герое С.А.Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге ел саен уздырыла. Быел ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

2025-02-22T18:23:48+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.