В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә 18 контроль ноктада барлыгы 647 җәмәгать транспорты тикшерелде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Кичә үткәрелгән профилактик рейдлар вакытында автобус, трамвай, троллейбус һәм Казан метро станцияләрендә битлексез 453 пассажир ачыкланган.
Барлыгы 18 контроль ноктада 647 җәмәгать транспорты тикшерелде. Кисәтү ясаганнан соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.
Март башыннан җәмәгать транспортында кондукторлар һәм ревизорлар тарафыннан 7373 битлек режимын бозучы ачыкланган.
Тикшерүне Казан транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре үткәргән.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.