Кичә 781 күчмә состав тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанның җәмәгать транспортында 400-дән артык битлек режимын бозучы кеше ачыкланган. Профилактик рейдлар кичә автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Барлыгы 781 берәмлек күчмә состав тикшерелде, рейдлар 19 контроль ноктада узды.
Тикшерү барышында шәхси саклану чараларыннан башка 415 пассажир ачыкланган. 412 пассажир кисәтүдән соң битлек киде, 3 пассажир битлек булмау сәбәпле җәмәгать транспортын ташлап китте.
1-нче гыйнвардан 12-нче гыйнварга кадәр Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозучы 1010 пассажир ачыкланган. Бер ай элек, 1-12-нче декабрь көннәрендә шәхси саклану чараларыннан башка 6752 пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан транспорт комитеты.