В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанның җәмәгать транспортында 445 битлек режимын бозучыны ачыкладылар. Кичә профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды. Кисәтүдән соң кагыйдә бозучы барлык пассажирлар битлек киде.
Барлыгы 549 иҗтимагый транспорт берәмлеге тикшерелде, рейдлар 19 контроль ноктада узды.
Исегезгә төшерәбез, бер ай элек 24-нче ноябрьдә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 976 пассажирны ачыклаганнар.
Тикшерүне «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте һәм автотранспорт предприятиеләренең контроль хезмәтләре белән берлектә Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре үткәрде, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.