Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2023, 16:13

400 дән артык казанлы «Апуш» татар театр студиясенең «Әбүгалисина» мюзиклын карады

Бу «Чулпан» мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче укучыларның беренче спектакле.

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Кичә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итте, аны 400 дән артык кеше карады.

Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр сәхнәләштерелгән «Әбүгалисина» әсәрен беренче тапкыр мюзикл жанрында тәкъдим иттеләр. Спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин иҗат иткән, җырларга шигырьләрне Гөлүсә Батталова язган, инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, сценограф, рәссам – Анна Новикова, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов. Костюмнар, сәхнә һәм музыкаль бизәлеш – барысы да өр-яңадан тудырылган.

Спектакльне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов карады.

«Әлеге студиягә эләгү өчен укучының билгеле бер харизмасы булырга тиеш. Кемдер кушканга гына түгел, үзе теләп йөрүе дә мөһим. Студиядә без бик күп шөгыльләнәбез: атнасына 3-4 тапкыр дәресләр уздырабыз. Шуңа күрә бу эш тырышлык, түземлелек таләп итә. Ә спектакль чыгарыр алдыннан укучылар өйләренә бары тик йокларга гына кайта. Үзебезгә ярты елга бер спектакль чыгару дигән максат куйдык. Репертуар сайлау – иң авыр һәм катлаулы мәсьәлә, чөнки балалар өчен пьесалар юк дәрәҗәсендә диярлек. «Чулпан» мәдәни үзәгендәге студия музыкаль юнәлештә эшләгәнгә музыкаль әсәр эзләргә тырыштык. Җитмәсә, «Әбүгалисина» мәктәп программасында да бар. Бүгенге заман балалары да «Әбүгалисина»ның серләрен белергә тиеш дип уйладык», – диде студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.

«Чулпан» мәдәни үзәгендәге студиягә балалар сентябрьдән бирле йөри, ә тамашага әзерлек ноябрь аенда башланган. «Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова белем бирә.

«Апуш» балалар театр студиясенең яңа спектакленең нигезенә зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм омтылу турындагы тарих яткан. «Әлеге спектакльдә музыка, рәсем, җыр, бию – барысы да табигый рәвештә үрелеп бирелгән. «Әбүгалисина»ны бер тында карадык. Йодрыкка тупланып, кыска гына вакыт арасында педагоглар, иҗат төркеме һәм, әлбәттә, балалар чын сәнгать әсәре тудыра алган. Без бик бәхетле! Спектакльнең гомере озын булсын!» – дип теләкләрен җиткерде Гүзәл Сәгыйтова.

21 нче февраль, Халыкара туган тел көнендә, «Апуш» студиясе Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында үзенең беренче спектаклен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры патронажы астында төзелгән «Апуш» студиясе хәзер шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәни үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында эшләп килә. 90 га якын укучы бушлай актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал белән шөгыльләнә. «Әбүгалисина» мюзиклы зур сәхнәдә тәкъдим ителгән студиянең өченче спектакле булды. Моңа кадәр актерлар казанлыларга «Апушның тылсымлы төшләре» һәм «Зоопарк-әлифба» спектакльләрен күрсәтте.

Барлык яңалыклар