Рейдлар 15-нче апрельдә 16 ноктада узган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 15-нче апрельдә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 416 пассажир ачыкланган, әмма ревизорлар кисәтүләреннән соң алар үз саклану чараларын кигәннәр. Кагыйдә бозучыларны чираттагы рейд вакытында ачыклаганнар.
Тикшерүләр җәмәгать транспортының 497 берәмлегендә 16 контроль ноктасында узган. Казан Башкарма комитетының транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре һәм кондукторлар автобусларны, трамвайларны, троллейбусларны һәм метро станцияләрен тикшергән.
Апрель башыннан алып җәмәгать транспортында Covid-19 таралуын булдырмау буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен бозуның 4399 очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителә «Вконтакте»социаль челтәренең
Транспорт комитеты битендә.