Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 13:59

Казанда 4 меңнән артык ишегалды кардан чистартылган

Территорияләрне җыештыруга 1,6 меңгә кадәр җыештыручы һәм 162 берәмлек техника җәлеп ителгән

Фото: Денис Гордийко

Казанда күп фатирлы йортларның 4 меңнән артык ишегалды чистартылды, территорияләрне җыештыруда 1,6 меңгә кадәр җыештыручы һәм 162 берәмлек техника җәлеп ителде. Җыештырыла торган мәйдан 20 млн кв.м дан артып киткән. Ике атна эчендә җыештыручыларның һәм тракторчыларның 10% ы эштән киткән. Бу хакта ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин кар җыю буенча оператив штабның чираттагы утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, аномаль кар яуганнан соң шәһәрдә 1,2 мең түбә кардан чистартылган, көн саен 315 кеше эшкә җәлеп ителгән. 98 берәмлек махсус техника 290 контейнер мәйданчыгыннан чүп чыгарган.

«Эш масштабы зур. Ләкин нәтиҗә бүгенге көнгә кадәр канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый. Беренчедән, җыештыру вакыты буенча нормативлар үтәлмәгән, икенчедән, авыш түбәләрдә кар катламының калынлыгы рөхсәт ителгән 40 сантиметрдан артып киткән. Өченчедән, беренче көннәрдә чүп чыгару бурычы 40% тан артмады», – дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренчә, ишегалларында парковкаланган автомобильләр саны күп булу сәбәпле, эш кыенлаша. Яшел зонада карны җыю кул көче яки кечкенә механизация куллануны түгел, ә авыр техниканы – тракторларны һәм йөк төягечләрне куллануны таләп итә.

Шул ук вакытта көчле кар яву сәбәпле эшчеләр күпләп эштән китә башлаган. Бүгенге көндә шәһәрдә 600 ләп җыештыручы җитми. Казанда алар аена уртача 30 мең сум акча эшли.

Диана Жиленкова

Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Видеорепортаж
02.02.2024 14:21
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Барлык яңалыклар