В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көн ахырына кадәр тавыш бирергә була
Денис Гордийко фотосы
Казанда иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше проекты өчен игълан ителгән смотр-бәйгенең онлайн-тавыш бирү чарасында 4,8 меңнән артык казанлы катнашкан. Бүген проект өчен тавыш бирүнең соңгы көне.
Гамәлгә ашырылган проектлар, гамәлгә ашырылмаган проектлар, идея һәм концепция дәрәҗәсендәге проектлар категорияләре буенча бүген 23:59 сәгатькә кадәр бер тапкыр үз тавышыңны бирергә була.
21–25 ноябрьдә жюри утырышы булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен декабрьдә ел саен уздырыла торган «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясендә игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның Шәһәрне үстерү институты.
Исегезгә төшерәбез, 14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы башкаласында иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше проекты өчен тавыш бирү башланды. Бу елгы конкурста катнашучылар саны буенча рекорд куелган – архитекторлар, шәһәр төзүчеләр һәм дизайнерлардан 230 дан артык проект алынган.