Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2024, 11:17

Татарстанда 4,8 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларның укуына түләүгә юнәлдергән

Түләүләрне гаиләдәге 25 яшькә кадәр булган бер балага кулланырга мөмкин

Ел башыннан Татарстанда 4848 гаилә ана капиталын балаларга белем бирү хезмәтләре өчен түләргә файдаланган. Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге бу максатларга 357,8 миллион сумнан артык акча җибәрде.

Ана капиталы акчалары теләсә кайсы белем бирү учреждениеләрендә: балалар бакчасында, мәктәптә, көллияттә һәм университетта баланың укуына түләү өчен кулланылырга мөмкин. Шулай ук алар белән чит телләр, машина йөртү курслары, иҗади дәресләр һәм спорт күнегүләре өчен дә түләргә мөмкин. Моннан тыш, ана капиталы уку вакытында күрсәтелгән тулай торакта торакка һәм коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны капларга мөмкинлек бирә. Белем бирү хезмәтләре өчен түләү өчен төп шарт – уку йорты Россиядә урнашкан һәм белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.

РСФ-ның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, идарә тармагы төбәктә мәгариф оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр белән мәгълүмати багланышлар турында 129 килешү төзегән.

«Әгәр уку йорты мондый мәгълүмати алмашуда катнаша икән, татарстанлыларга түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүнең күчермәсен бирергә кирәкми, ана капиталы белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында тапшыру да җитә», – дип искәртте ул.

Ана капиталы акчаларын гаиләдәге теләсә кайсы балага кулланырга мөмкин, шул ук вакытта аның яше уку башланган вакытта 25 яшьтән артмаска тиеш.

Мәктәптә, көллияттә яки университетта уку өчен түләү дәүләт сертификаты булганда бала өч яшькә җиткәч кенә мөмкин. Мәктәпкәчә программалар буенча белем алуга акчаны бала туганнан соң ук җибәрергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда ана капиталы күләме беренче балага 630,4 мең сум тәшкил итә. Икенчесе туганда гаилә 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү ала. Әгәр икенче яки теләсә кайсы бала барлыкка килгәнче ана капиталына хокук булмаган яки ул рәсмиләштерелмәгән булса, гаиләгә 833 мең сум күләмендә сумма билгеләнә.

Акчаларны торак шартларын яхшыртуга, өч яшькә кадәрге сабыйларга айлык түләүләргә, балаларны укытуга, инвалид балаларны социаль җайлаштырырга, хатын-кыз яки ир-атның тупланма пенсиясенә юнәлтергә мөмкин. Гаилә бер вариантны сайларга яки акчаны берничә юнәлеш буенча бүләргә мөмкинлек ала.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел Татарстанда 20 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алган. Гаиләләргә барлыгы 502 млн сумнан артык акча җибәрелгән.
Барлык яңалыклар