В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге 5-нче октябрьдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Спорт аэробикасы буенча Казанның ачык чемпионаты һәм беренчелеге 5-нче октябрьдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак.
Ярыш рекорд сандагы катнашучыларны җыячак - Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 350-дән артык спортчы киләчәк. Республика башкаласына Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләре, Чуаш Республикасы, Карелия Республикасы, Оренбург һәм Татарстан шәһәрләре командалары киләчәк. Спортчыларны ике казыйлар бригадасы бәяләячәк.
Ярышларның рәсми ачылышы, шулай ук тантаналы парад 5-нче октябрь 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.