Тест мобильләре өч көн эшләде
Фото: vk.com/testtowin
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Казан марафонында катнашучы 300 дән артык кеше ВИЧ-инфекциягә һәм гепатит Ска тест узган.
Тесттан соң спортчылар социаль һәм медицина хезмәткәрләре, шулай ук психологлар белән киңәшләштеләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты буенча Президент грантлары фонды ярдәме белән «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан үткәрелде. Ул ВИЧ-инфекцияне кисәтүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә проект командасы ТР шәһәрләренә һәм Идел буе федераль округының 5 шәһәренә 200 дән артык сәфәр оештырды. Тестны 6500 дән артык кеше узган.
Исегезгә төшерәбез, якын арада акцияләр Казанда 1 нче һәм 2 нче июньдә узачак.