Акциянең икенче этабы кысаларында «Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операциясендә һәлак булганнарның гаиләләренә 303 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйды. Инициативаны гамәлгә ашыруга 40,4 млн сум юнәлдерелгән.
Татарстаннан һәлак булган сугышчының гаиләсенең һәр әгъзасы өчен җыелмага төрле азык-төлек продуктларының һәм көнкүреш химиясенең 69 төргәге керә. Гуманитар ярдәм күләме уртача ярты елга исәпләнгән.
Бер җыелманың авырлыгы 50,6 килограмм тәшкил итә. Азык-төлек өлешенә тушенка, үсемлек мае, он, шикәр, карабодай, дөге һәм башка ярмалар, макарон, майонез, кетчуп, ә көнкүреш өлешенә кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыеклыклары, коры чистарткыч чара, каты һәм сыек сабын, шампунь керә.
Хәйрия җыелмалары алу өчен гаиләләр исемлеге Татарстан шәһәрләре һәм районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан төзелә, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» Фонды акциясенең беренче этабы декабрь азагында старт алды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Татарстаннан 267,2 тонна беренчел кирәк-ярак товарлары
алдылар .
«Нэфис» хәйрия фонды узган елның көзендә Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән оештырылган иде. Оешма акцияләрендә аның вәкилләре белән электрон почта аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин
bfnefis@yandex.ru .