Җиңүчеләр һәм призерлар арасында тугыз казанлы да бар
Фото: мәгариф идарәсе
Мәскәү, Татарстан, Ямал-Ненец автономияле округы, шулай ук Мәскәү, Воронеж һәм Ростов өлкәләреннән 28 укучы җиңүче булган. Тагын 134 укучы призлы урыннар алган.
Җиңүчеләр арасында ТР башкаласыннан Н.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Дамир Мөхәммәтшин һәм КФУның ИТ-лицее вәкиле Җәмилә Анҗигитова да бар.
КФУның ИТ-лицее укучылары Самирә Шакирова, Максим Антипов, Яна Буслаева, Дмитрий Вологин һәм Наил Насыйбуллин, халыкара мәктәп укучысы Марьяна Петрова, Н.Лобачевский исемендәге лицейның өлкән сыйныф укучысы Рания Шәйхина исә призлы урыннар яулаганнар. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк Казан мәктәпләренең алты укучысы экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңгәннәр иде. Ул вакытта интеллектуаль ярыш Нальчикта 277 баланы берләштерде.